2 бүлеге.

 

Дәвамы.

 

 

      Шулай итеп җәйге көннәр үтә торды. Алдагы куйган төзелү һәм башка хезмәтләр үтәлә  барды. Хезмәтчел татарлар ерак кырдан сау-исән кайтып, ничек талган булсалар да, үз авылларына җитешкәч, гаиләләрен һәм авылдашларын  күргәч,канатланып, җанланган кебек булалар иде. Андагы булган хәлләрне,  ирләр үз ара, җентекләп сөйли иделәр. Балалар  кызыксынып сораша иде аскайларыннан андагы булган хәлләрне. Бер тапкыры Айтуган белән Акмай килделәр дә Аликайга, сорадылар:

-          Аликай аскай! Сез нишләдегез ерак кырда? Кемнәрне күрдегез?

-          Мин кырда хезмәттә идем. Төрле авыллардан без, атлы, кылычлы, уклы татарлар җыелдык бер ерак кырдагы билгеле урынга. Моннан ерак ул. Аннан безне төрле урыннарга сиптеләр икешәр кеше итеп, куйдылар караучы булып. Әмер бирделәр: бертуктамый  күзәтергә  тирә -якны. Беребез, бер зур агач, яисә агачлардан эшләнгән бер биек күзәтмә өстендә , ә икенчебез –ат өстендә. Хәтта аттан да төшәргә ярамый.  Биеклеккә берничә зур  кочак коры, тиз янып китә торган утын куелган. Дошман килгәнен күрә калсак, тиз генә учакны кабызып, кара төтен чыгардый итеп яндырырга, аннары гына  атларга утырып чабарга үзебезнең якка  табан, башка ике иптәшебез янына.

-          Аликай аскай! Ник  шулай, кара төтен чыгардый итеп яндырырга?

-          Дошман килүне без шулай хәбәр итәбез безнең яктагы кешеләргә. Алар да шулай кабыза да, хәбәр бирәләр башкаларга. Шулай итеп, дошман килү хәбәре барып җитә ерактагы безнең уездагы воеводаларга. Алар инде үз карашларыннан чыгып, барлык хезмәтчел татарларны, уездагы башка хәрби кешеләрне җыештырып, дошманга каршы чыгарга тиешләр.

-           Аскай! Әгәр яңгырлар явып торса, сез кая качырынасыз?

-          Яңгырмы, кармы, буранмы,  яисә көчле салкын җилме, без игътибарны бер генә минутка да югалтырга тиеш түгел. Бүтәнчә, дошман ышыктан килеп, безне үтерүе мөмкин.

 

Акмай күз алдына китерде дә шул ситуацияны, авызыннан чыгып китте:

-          Аликай аскай! Сез инде кинәттен йокыга китмәгез,-диде.

-          Да, балакай, тырышабыз. Дошман да  бит йокламый. Ул да көтеп тора без йокыга киткәнне..... Атларыбыз да тиз йөгерүчән булырга тиеш. Башкалыйча, дошман безне куып җитсә, я әсиргә ала, я үтерә.

-          Ә агач башына, бикме  биек менәргә кирәк?- сорады Айтуган.

-          Сез күргәнегез юкмы? Әнә, безнең өстәге каберләрләрнең сул  ягында,  иң биек урында, агачлардан эшләнгән күзәтү урны бар. Беребез шунда караучы булып тора. Күрше, Кучкай  егетләре, беренче килеп утырган “Йортлар”  җирендә дә бер зур агачта күзәтеп тора караучылары. Шул урыннардан кара төтен күтәрелсә, димәк дошман безнең якка килә.Сакланырга кирәк була.

 

    Малайлар бу эшләрне тулысынча аңламыйча,  үзләречә күз алдына китергәннәр диеп уйлыйм. Ничек инде ат өстеннән бердә төшәргә ярамый. Ничек инде кар, буран булса, ышыкланырга ярамый икәнлеген алар аңлап җитмәгәннәрдер. Шулай булсада, алар каберлеклар янындагы күзәтмә урынны барап карарга булдылар.

 

      Шулай итеп, 1611 елның көзе килеп җитте. Сентябрь һәм октябрь айлары җылы булды. Күп булмаган ат, сыер, сарык көтүләренә җитәслек итеп азык әзерләнде. Берничә өй төзелде. Һәр яңа өй эшләнү тиеш иде әйтелергә уездагы нәчәлләргә.

 Күп булмасада, төрле иген җыеп алынды. Чәйгә яраклы күп төрле файдалы  үлән-чәчәкләр җыелды. Аудан да еш кына кошлар, урман хайваннары китерелә торды. Арбалар эшләнде, агачтан сабаннар. Тормыш көнендә зур куркынычлы үзгәрешләр булмады. Иң зур яңалыклардан, яннарындагы мокшылар киткәч, аларның җирләре бушлый калды. Арзамас җир башлыклары авыллар арасындагы чикләргә тагын бер тапкыры игътибар бирергә булдылар. Шул тарафлый, тирә яктагы авыллардан Чуфарово авылына җыелышка төрле авыллардан вәкилләр яшьтерделәр.  Безнең “Йортлардан” вәкилләр итеп,  танулы булган, бу якларны яхшы белә торган, абруйлы, дәрәҗәле Бекбулат Шоба, һәм сугышчан, дәртле Исен Богдавны сайладылар. Иртәгәсе көнгә, Чуфарово авылына җыелышына алар  җентекләп хәзерләнделәр. Бу бик кирәкле эшләрнең берсе иде. Чөнки анда  өстәмә җирләр бирү мәсьәләсе дә мөмкин иде сөйләнергә.

 

       1611 елның 11 ноябрь көнендә булган очрашуга  татар авылларыннан  Кучкай егетләре, камканыкылар, Шоба егетләре килделәр. Рус авылларыннан: Лопатино, Кашкарова, Семеново вәкилләре. Мокшы авылы Пожарки дигән җирдән ике вәкил  катнашты. Озак фикерләр алышудан соң, чыгарылган карарларны барысыда кабул иттеләр. Анда тагын өстәп җирләр бирелмәсәдә, урман, үләнле урыннарны, балык тоту эшләрен киңрәк кулланырга рәхсәт бирелде.

 

Авылга кайтып керү алдыннан, Бекбулат авыл  ягына күз төшереп карады, өйләрне күргәч, аның фикеренә документта булган авыл исемнәре күз алдына  килде.  Шуннан чыгып, Исенгә эндәште:

 

- Исен! Мин  укып чыктым документның  эчтәлеген. Без документ астына имзаларны куйдык. Минем Килдеяров фамилиям урнына кушаматым Шоба диеп язылган иде.  Анда күбесе  авылларның исемнәре күрсәтелгән иде. Кучкай“Йортлары”егетләре  күрсәтелгән “ из деревни Пожарки” диеп, ә безнең “Йортлар ” исеме бөтенләй юк иде,- диде Бекбулат.

-          Ярый әле..... ул бик зур дәрәҗәле мәсьәлә түгел инде. Тик ишеткәнем бар, камкалылар безгә хәбәрче җибәргәндә, өйтәләр икән “Шоба иленә бар ” диеп. Алар үзләренең янындагы Мәмәш йортларын да  “Мәмәш иле” диеп әйтәләр. Син үзең кинәш бирдең дөреслек булсын диеп, безнең хезмәтчел татарларны шобага салып, озатырга ерак кырга. Авторитетына таянып бүлдек без жирләрне, шулай ук  авылның чикләрен,- диде Исен Богдав.

Шулай итеп, аларның сүзләре  шул темада туталып калды.

    Йортларга кайтып җиткәч, Бекбулат белән Исенне каршы алдылар, сораштылар. Алар җыелышта булган хәлләрне сөйләп бирделәр.

 

- - - - - - - - - - -  - - - -

 

      Тормыш көннәре шулай уза торды. Бу вакытта, шул әйтелгән 30 авылдашыбызның, минем уйлавым буенча, унга якын кешесең гаиләсе бар иде,  төрле яшьтә булган берәр балалары бар иде. Башка берәүләре өйләнеп өлгермәгәннәр иде. Бәлкем авыр тормыш  һәм авыр хезмәт булу, шулай ук үз авылыбызда һәм тирә-якта аз хатын-кыз булу тарафлый, күбесе бераз соңлап гаилә кордылар.

    Ашамлыклары сөт һәм төрле ит ашларыннан тора иде. Күп булмаган хатын- кыз бар эшләрне бергәләшеп башкардылар. Ул да булса: балалар карау, аш пешерү, керләр чистарту.  Аз гына булсада, ирләр белән бергәләп иген үстерү, кышлыкка печән эзерләү, якмыш, хәтта өйләр эшләгәндә актив катнашулары булды.

    1602 елны килеп урнашканда гади юрталар гына булса, беренче кыш алныннан, барасы өчен дә кышларга   яраклы булган, ике өй агач бурасыннан эшләп куйдылар. Агач бураларын бер метр тирәнлектә җирне казып өеп куйдылар, чөнки кышын җир астыннан аз гына булса да җылы килеп тора иде. Тагын җылы булсын өчен киез дә (войлок) кулланылды. Кечкенә генә булсада ике тәрәзә оелган иде. Дөрес, кышларын аларны өйгә  салкын кермәстән, китереп ябалар иде, Кышын өйне җылыткан төп  якмыш - утын иде,  өй уртасында куелган учак күңелләргә һәм тәннәргә җылы биреп торды. Беренче ике  өйне эшләгәндә  балалар әле тумаган иделәр. Икенче елны гына чын мунча төзелде. Ул да җиргә казылып утыртылган иде. Җитәслек эссе булсын өчен ташлар тезелеп куелган иде. Шуларны җылыткач, мунчаның җылылыгы озакка җитә иде. Аз йортлы һәм аз кешеле булган  авылның көнкүрешендә күп төрле выкыйгаләр сирәк була торгандыр.Тик шулсы шиксез, бар авылдашлар да тордылар үз-ара дус, бер киңәштә. Бар табышны уртаклаштылар. Авыл эчендәге хезмәтне бергәләшеп эшләделәр. Тик Семакай Арапов кына хәрби эшеннән баш тартты.

 

 

     1612 ел. Шулай итеп 1612 елның кышын уздырып киләләр иде.Тирә якта, бездән ерак тугел,бу вакытка  тагын хезмәтчел татарларга Рус хөкемәте җирләр биреп, башка татар  авыллары (йортлар)  барлыкка килде.   Хезмәтләре, бурычлары бер булганлыктан, авыллар  арасында бик зур бәйләнеш булып торды. Саннары артканнан арта барды.

     Авылыбызда тынычлык бар иде. Авылдашлар бар эшләрне башкарырга җайланып җиткәннәр иде.

 

-------------

 

   Көннәрнең бер көнендә, көтмәгән җирдән, Кучкай “Йортлары” ягыннан,  зур  булган, күккә табан юнәлгән, кара төтен баганасы күтәрелде.  Безнекеләр моны күреп, бераз уйга калып, хәрәкәтсез тордылар да, аннары ни булганны төшенеп, хәрәкәткә килделәр. Озак та үтмәде, шундый ук,  кара төтен баганасын    күрделәр безнең йортларның көньягында. Бу тынычсызлык хәбәре, димәк дошман безгә таба килүе мөмкин  диеп, Бекбулат, Бекеш,Уразай һәм башкалар тиз арада бер урамга җыелыштылар.

-          Эзерләгез коралларыгызны, атларыгызны,- диеп боерды Бекбулат, - балаларны һәм хатыннарны кирәк булыр  качырырга әйтелгән урынга. Яхшы итеп  яшеренсеннәр.

 

       Шул ук вакыт, бер Кучкай егете  һәм безнең югары кырда  учакны кабызган  авылдашыбыз Арслан Алкеев атларында  чабып,  Бекбулатлар янына  килеп җиттеләр. Икесе дә бер үк хәбәрне, дошман бу якка килүне, әйттеләр.

Бекбулат авылдашларга эндәшеп:

- Уйлауларым буенча, дошман- нугай татарлары булырга тиеш. Ни булса да, безнең вакытыбыз  аз гына булса да бар. Дошманнарга кирәк ике елга аша кичәргә(Чека һәм Мәдәнә). Аларның авылларда да бераз терәлеп торулары мөмкин. Безгә, ирләргә, вакыт җитәслек әзерләнергә, ә хатын-кызлар һәм балалар җитәслек ашамлык алып, хәзерләнсеннәр ошанычлы итеп яшеренергә.

----------

      Авылга куркынычлы хәбәр килүгә кадәр: нугайлылыр  юлларында булган авыллардан күп кешеләрне эсиргә төшереп, мал-туарларын алып, өйләрне яндырып, китә бардылар бер авылдан икенчегә. Аларның бер зур отрядлары калган артта, эсиргә төшерелгән кешеләрне, хайваннарны озатырга үз якларына. Ә алынгы, берничә йөздән торган гаскәрләре, юнәлгән безнең якларга табан. Беренче булып Сафаҗайны, аннары  Рбишчаны зиянлаганнар. Безнең “Йортларга”килгәндә, безнең күп булмаган авылдашлар яшеренеп өлгергәннәр иде инде, ә безнең хезмәтчел татарлар башка авыл татарларына белән кушылып, ике кнәз, Баюш Розгильдиев  һәм Ямаш Мангушев җитәкчелегендә булган татарлар төркемене составында.,  Грибан авылының төньягында көтеп тордылар нугайлыларны.

    Нугайлылар татарларның көчле булуларын күреп, чигенергә тотындылар. Безнең татарлар аларның артларыннан озак итеп куып бардылар. Ниһаять, аларны Алатырь якларында гына куып җиттеләр . Бик зур бәрелеш булды, чын кисеш ( настоящяя резня).  Безнекеләр арасын да бар иде югалтулар, дошман ягыннан да 500 гә якын кеше тармар ителде.  7 меңгә якын  Алатырь якларындагы кешеләр азат ителделәр, шул арада бик күп балалар иде.

 

   Сугыш тямамлангач, “ без җиңдек ” дип  зур тавыш белән кычкыручылар да булды.Бераз үткәч, сугыш кызулары узгач, барысы да үз фикерләренә килергә тотындылар. Аларда, “кая безнең авылдашлар” дигән инстинк өстенлек алды. Барда тотындылар бер-бересен эзләргә. Бераз эзләгәч, безнекеләр таптылар Иткин Мирясевны. Аның күкрәгендә дошман угы кадалган иде. Аты янында иде.

   Бекеш Розбахтеевта  туганы Уразайны эзләгәндә, элек аның атын күреп алды, таныды аны. Танулы ат  тезгенендә пластинкадагы хәрефләрне дә күрде. Тик ат өстендә Уразай юк иде. Берничә минуттан барча авылдашлар җыелдылар бер кучага. Тиздән  аны җир өстендә, зур яралы булганны таптылар. Ярдәм күрсәткәч, аның хәленә җиңел булмады. Суларга җиңел булсын өчен,  Бекеш аның  баш астына атының иярен куйды, бер кулын  Уразайның баш астына куйган килеш торды.  Шуннан соң Уразай авылдашларына, аннары Бекешка карап :

-          Мин үлемнән куркмыйм ,- диде,- тик минем гаиләмне, Айтуганымны үз гаиләгез һәм балаларыгыз кебек якын  күрегез,- диде дә, җан бирде.

 

    Берничә вакыт, тирә -яктагы, әле озак түгел эсиргә төшкән балалар, хатын-кызлар кычкырган тавышларны ишетмичә,  безнең авылдаш егетләре барысыда уйга чумып тордылар. Бу  үз араларыннан беренче югалтулары иде.

 

   Тирә- якта барда шау-шу килеп торды.Шул вакыт, башка бер авылдан, ат өстендә  яшь егет килде дә:

- Мин күрдем бу батыр егетнең ничек  нугайлыларга каршы сугышканын. Тик  көтмәгәндә аларның берсе арттан торып кылыч белән аны чапты,- диде һәм  аз вакыт Уразайның йөзенә  карап торды да,- киләчәктә минем балам, яисә оныгым булса, Ходай язсын, Уразай исеме бирергә,-диде дә, саубуллашып,  кереште үз авылдашларын эзләргә.

 

  Сугыш беткәннән соң берничә вакыт үтсәдә, татарлар тиз генә таралыша алмадылар. Озак вакыт эзләнү-табышулар булды.

 

      Безнең авылдашлар, Уразай һәм Иткинның гәүдәләрен ничек уңайлы итеп авылга җиткерүләрен киңәштеләр. Бер төркемнәре калдылар вафат булганнарның гәүдәләрен авылга итәргә, ә башка төркемнәре авылга тизрәк җитеп, андагы хатын-кыз һәм балаларның хәлләрен   белергә  ашыктылар.

   Беренче төркем таң ату белән генә авылга килеп җитте. Куркыныч узган иде инде, хатыннар һәм балалар яшеренгән урыннарыннан чыкканнар иде.

 

     Бер вакыт, алар авылга килүче төркемдәге атлыларның санын   күреп,  тагын борчылдылар, кайгыга чумдылар.  Ирләр йортларга килеп кергәч, аларны тынычландырдылар. Исен Богдав , Уразайның хатыны Аминәгә һәм Айтуганга килеп, Уразайның батырларча үлгәнен әйтте. Ишкинныңда хатыны һәм баласы Кудеяр бар иде. Барысы да тагын кайгыга чумдылар. Уразайның хатыны Аминә, малае Айтуган елап та җибәрделәр.

 

   Шуннан соң, ирләр хәрәкәтсез торалмыйча, башларындагы кайгыны онытмый,  күз төшереп уздылар берничә янган өйгә. Аларга карап кәефләре бүтән бозылмады, чөнки  авылдашларны югалту  кайгысы бигрәк өстен иде.

Тик берничә сәгатьтән соң гына икенче төркем авылдашлар Уразайның һәм Иткинның үле гәүдәләрен китереп җиткерделәр. Әрнү, елаулар тагында көчәя төште.

 

     Шулай итеп, авылыбызга нигез салган, батырларча вафат булган Уразай һәм Ишкинны “билге” янындагы каберлекләргә күмделәр.

 

  Күмеп бетергәч,  авылдашлар берничә вакыт кабер яныннан китми тордылар. Айтуганның күз алдына килде,   әтекәе Уразай белән шул урынга килеп сөйләшкән сүзләре.Тагын бераз вакыт үткәч, барысы да бергәләшеп, кайттылар өйләргә.Аннан соң да сибелешмәделәр. Инде озак вакыт  ашамый эчмәмәләрдә, ашарга теләүчеләр юк иде. Шулай авыр, югалтулы булып үтте бүгенге көннәре. Айтуган, өйгә кайткач,  озак  карап торды әтекәенең уйга чумган, хәрәкәтсез атына, Юлдашка.

 

---------------------------

 

 

 

  1612ел барышы.  Узган сугыш тавышлары озак айлар буе авыллар, уезд, губерния җитәкчеләре исеменнән бертуктамый  сөйләнде.  Бу эшләре өчен хезмәтчел татарларга өстәмә җирләр, азрак налог, төрле льготалар бирделәр. Бу вакытка, авылыбызның көньягында,  бездән ерак булмаган Карга авылы, Толубай Акишев җитәкчелегендә татарлар төркеме, төньягында – Грибан авылы татарлары йортлары барлыкка килде.

 

Вакыт нинди генә авыр булсада, күп эшләр булсада, авылдашлар, бигрәк тә  Бекеш Уразайның гаиләсенә игътибарларын киметмәделәр. Көннәрнең бер көнендә

Бекеш тагында килде дә Айтуган янына:

-          Әйдә, улым, әйләнеп кайтыйк каберлекләрне. Хәзер мин чакырам Акмайны, ә син ноктала (тезгенлә) Юлдашыңны.

 

Айтуган берничә минуттан хәзер иде инде. Шулай өчәү, элеккечә, алар киттеләр элек Уразай һәм Ишкин каберләренә. Алар ашыкмый гына, юлда сөйләшә бардылар.Кайтканда, Бекеш балаларның күңелләрен күтәрер өчен, белемнәрен арттырыр өчен, балаларга сорау бирде:

-          Нинди берәр үзегезгә вакыйга сөйләргә?

-          Абыскай, сөйләгез безнең элекке бабайлар турында,- диде Айтуган.

 

Бекеш бераз уйланып торды да, балаларга нәрсә кызыгырак булыр икән диеп, башлап җибәрде, кайчандыр, ерак көнчыгышта булган гунн халкының батырлары турында.

 

- Озак еллар элек, гунн исемле халык яшәгән Кытай хөкемәте ягалый. Тик Кытай элек бик кечерәк хөкемәт булган. Гуннар  һәм кытайлылар үзара күп сугышканнар. Гуннарның бер өлешләре ул якларны ташлап киткәннәр,  күп еллардан соң килеп җиткәннәр безнең якларга кадәр. Аларның иң батыры, Адилхан исемле булган. Ул, Кытай чикләреннән алып, бездән дә  төнбатышка таба китеп, Дунай, бәлкем тагын да ераграк узып, күп Ауропа(Европа) халыкларын үзенә буйсындырган. Чыннан да, бик батыр, куркмаучан егет булган.... Сездә шундый булып үсегез. ...Ауропа халыклары, римлылар, византиялылар,греклар аны үз телләрендә Аттила диеп йөреткәннәр. Гуннар көнбатышка таба килгәндә,  аларның юлларына безнең борынгы бабаларыбыз да очраган. Тик аларны,  хәзерге кебек,  мишәрләр диеп йөретмәгәннәр. Тарихта сакланган “акацирлар”, “буртас” дигәннәре. Алар күп төрле кабиләләрдән торганнар.  Алар Адилханның ошанычлы, иң көчле гаскәре булып торганнар.Адильхан үзенең төп гаскәре белән төнбатышта сугышлар алып барганнар, ә безнең бабайлар  шул вакытта Кара диңгезнең төньяк ярларында урнашкан булганнар.Адильханның хөкемәтендә болгар кабиләләре булган. Безнең бабайлар аларның көнбатыш ягында булганнар.  Адилханның хөкемәте таралгач, болгарлылар безнең бабайларга тәэсир эшләү аркалый,   безнекеләр киткәннәр элек тагын бераз төнбатыш ягына: хәзерге Саратов, Воронеж, Пенза, аннары, берничә йөз елдан соң, безнекеләрнең бер төркеме килеп урнашкан  хәзерге Рязань, Владимир, Мәскәү якларына. Төзегәннәр күп шәһәрләр:  Кадом ,Касимов, Төмән(Темников) һәм башкаларны..... Кыскача шулай.

- Абыскай! Нәк инде алар тыныч яшәмәгәннәр. Сугышканнар үз ара?

- Да, сугышканнар төрки кабиләләр үз ара да, төрле, башка кабиләләр белән дә. Өстенлек кирәк булган күрәсен. Батырлар өстенлек алган. Өстенлек алган кабиләләренең исеме бирелгән   башка төрки кабиләләргә дә. Мәсәлән, акацир һәм буртас кабиләләре күренекле булганнар, шунардан аларның исемнәре тарихка кереп калган.

- Алардамы килгәннәр гунн халкы белән Кытай хөкемәте ягыннан?- диеп сорау куйды Акмай.

- Юк, алар электән элек яшәгәннәр Ынгыр(Ангара) елгасы янында, гуннар килгәндә аларның  бер төркемнәре Кара диңгез ярларында күрәсен булганнар. 

- Ә башка халыклар каян килеп чыкканар?-диеп кызыксынды Айтуган.

- Да, бу хикмәтле сорау,- диде Бекеш, аннары: - ишеткәнем бар: җирдә кешелек дөньясы берничә тапкыр килеп киткән диеп. Үрчегәннәр, аннары, нидер сәбәпле, үлгәннәр. Аннары тагында шулай берничә мәртәбә булган имеш. Шулай ук ишеттем, көньяк Урал таулары ягыннан кешелек  дөньясы башланып киткән диеп. Ирнең исеме- Җанбирде, ә хатын исеме-Җанбикә булган имеш. Алар, үрчеп, көнчыгышка таба юнәлгәннәр. Шуңа күрәме инде, күбесе төрки халыклар, көнчыгышка таба баруны әйтәләр -алга барабыз диеп, көнбатышка баруны- артка кайбтабыз, төньякка баруны- сулга, көньяка баруны – уңга диеп йөреткәннәр.

- Әтекәй! Ә нинди халык иң көчле булган?-диеп сорады Акмай.

- Андый халыклар күп булган. Тик элегерәк Новгород халкы үз тормыш  законнарын дөреслекле, һәрбересе өчен үтәмәкле “хөкемәт” булган диеп йөртәләр. Шулай ук хәзерге  Тверь шәһәре кешеләре көчле булганнар. Ә инде Рязань егетләрен иң батыр сугышчан халык диеп йөретә булганнар. Безнең мишәр халкыда ул якларда күп яшәгән,  хәзердә яши.

- Әтекәй! Син әйттең, безнең мишәрләр шул якларда элек яшәгәннәр диеп. Шулаймы?

- Да, шулай. Безнең  бабайларның кайсылары анда яшәгәннәр. Бәлкем, шуннан килә инде рязанлыларның батырлар икәнлеге. Шулай да уйлыйм.

 

Озак шулай сөйләшкәч, тыңлагач, өчесе дә талган кебек булдылар. Көн эсселек булганлыктан, “билге урыны”  каберләренең төньягында, ерак булмаган инеш суын эчәргә юнәлделәр.

 

Авылдашлар берничә айлар буе шул сугыш һәм югалту кайгыларын онытмый торды. Ничек кенә авыр булсада, кирәк иде алдагы тормышны алып барырга.

 

         Көннәрнең бер көнендә, Бекбулат һәм  Бекеш иртә тору белән, керештеләр алдагы планнарны сызарга.Кирәк иде  яңадан берничә өй төзергә. Шулай ук  башка  мәсьәләләрне дә чишәргә кирәк иде.

 

   Шуның өстенә, нугайлылар 1612 елны авыллардан узганда, берничә авылның, шулай ук безнекеләрнең дә, Рус патшасы исеменнән бирелгән “Җирләр биләү грамотасы” янган иде.

   Шул тарафлый, җәйнең соңгы көннәрендә, авылдашлар җыелышып, списокны яңадан язып куйдылар һәм җибәрделәр югары инстанцияга. Тик ул списокта юк иде Уразай һәм Ишкинның исемнәре. Алар урнына, рөхсәт буенча безнең авылга җибәрелгән Миряс Исенев исемле татар  язылды. Безнекеләр список язылган хатта күрсәтмәделәр: кая аларның җирләре урнашкан(адрес), ничек авылларының исеме. Чөнки безнең авылның исеме бу вакытта юк иде. Аңа, “Йортлар” гына диеп әйтә иделәр.

 

Шул, 1612 нче  елның азагында, Рус хәкемәте хезмәтчел татарларның санын арттырырга һәм өстәмә җирләр бирергә карашлар чыгарды.

 

1613ел. Безнең авыл татарлары Җир биләү грамотасының копиясын   1613 нче елның 20 июлендә кулларына  алдылар.Грамота  Бекбулат Килдеяров һәм  Бекеш Розбахтеев исемнәре белән башланган иде. Списокта Уразай Розбахтеев һәм Ишкин Мирасев юклар иде. Тик элеккечә, рус язучылары татарларның исем һәм фамилияләр язылышында бераз  итеп ялгышлар җибәргәннәр.

 

 

  1614 ел. Тынычлы итеп яшәү теләкләре тик күңелләрдә генә иде. Чөнки Рус хәкемәте бер туктамый, башка җирләрне яулап алу политикасын алып барды. 1612 нче елда, нугайлылар белән сугышканда, Рус воеводары татарларның батыр сугышчан икәнлекләрен күреп, аларны төрле сугышларга чакырырга кереште. Шул вакытларда тагын бик күп авырлыклар күрделәр безнең як татарлар. Бер тынычлы көннәре булмады.

1612 елдан соң,тормышлар аз гына алынга барганда, ике ел үткәч, тагын  нугайлылар килә дигән хәбәр килде. Тик бу юлы да тирә яктагы  барлык татарлар, шулай ук Алатырь ягына өстәмә итеп җибәрелгән хезмәтчел татарлар белән бергә, нугайлыларны бик тиз кире кактылар.

Бу эшләре өчен Алатырь хезмәтчел татарларна  тагын да өстәмә җирләр, азрак налог, төрле льготалар бирделәр.

 

 

-----------------------

 

1615 ел.  Бер очрашуда, авылдаш татарлар җыелганда, Бекбулат сөйләп китте:

-          Да... Җитмәгән булган күрәсен безнең яктагы татарларның нугайлыларга каршы  сугышканы, аннары Кузьма Минич җитәкчелегендә Мәскәүгә барып польша интервентларын, королевич Владиславны Кремльдән куганнары, ә хәзер ишеттем, Рус хөкемәтенең безнең яктагы татарларны Польша һәм Литва кнәзлекләренә каршы сугышка чакыру ниятьләрен. ....Син ничек уйлыйсын, Бекеш?

-          Ни әйтергә. Без хезмәтчел кешеләр. Да, без килдек бу җирләргә тик караучылар гына булып, ә хәзер инде сугышка да дәшәләр..... Аңышам..... нугайлар белән без сугыштык  үзебезне дә саклар өчен. Ә хәзер без тиеш ерак кырда да хезмәттә булырга, арабыздан берничә кешене сугышка алулары да мөмкин,- диде Бекеш.

-          Шулай булса, иптәшләрбез каршы булмаса, элеккечә салабыз шобага-кайсыларыбызга туры килер барырга сугышка. Ничек кенә булса да, аларның гаиләләрен без барыбызда  элеккечә күңел биреп, ярдәмле булырга тиеш, -диде Исен Бекбулатка карап.

 

Дөрестәндә, озак көннәр үтмәде, июнь аенда, Арзамас воеводасына боерык килгән: безнең яктагы һәр татар авылларыннан  берничә кеше кертәргә Рус гаскәрләре составына, Польша һәм Литва кнәзлекләренә каршы сугышырга. Барлыгы, Алатырь һәм Арзамас уедларыннан  500 артык кеше чакырылды. Алар атлары, сугыш кораллары, беренче буларак әйберләрне, үзләре белән алырга тиешләр иде. Соңрак, айлар үткәч, сугышта безнең яктагы татарлар да вафат булулары турында хәбәрләр килгәләде.

 

 Озак та үтмәде,  поляклар Смоленск шәһәренә дә һөҗүм ясаганнар. Аны саклау өчен тагын  сугышка чакыру хәбәре  килде. Безнекеләр тагын, үз ара  шобага салып, мәҗбүр булдылар иптәшләрен озатырга сугышка. Ә бу сугышлар бик авыр килеш алып барылды.Җитмәде ашамлык, йокысыз үттеләр төннәр һәм көннәр,  бик күпләгән чакрымнар кирәк иде чабарга ат өстендә. Еш туры килде яңгыр, җилле, буранлы, салкын көннәрне үткәрергә безнең авылдашларга шул сугышларда. Газаплар күп иде. Тик кая гына сугышсалар да, батырлар булып калдылар. Язган туган якларга кайтып, гаиләләрен, иптәшләрен күрергә.

 

Озак үтмәде, 1615 елның  август аенда,  тагын бер төркем безнең яктагы татарлар киттеләр шведлыларга каршы торырга. Шуннан соң да Рус хәкемәте башка җирләрне яулар өчен үзенең төрле чикләрендә  күп сугышлар алып барды. Төрле урыннардагы хезмәтчел татарлар бердә тынычлык күрмәделәр, тыныч хезмәт итмәделәр, берничә айлар буе үз  гаиләләрен күрмәделәр. Күп югалтулар булды алар арасында да. Берәүләренең үлгән  атлары өчен  түләү (компенсация) булмады. Шул ук вакытта аларны һәм башка иптәшләрен төрле  шәһәрләр (крепость) төзергә өндәделәр.

 

1618 ел. Рус хөкемәте төшенде,  хезмәтчел татарлардан башка сугышлар алып бару кыен икәнлеген. Аларның кәефләрен күтәрер өченме, яисә алдагы көндә аларның кирәк булуларын уйлапмы, Алатырь мурзаларына, Баюш Розгильдиевка һәм Ямаш Мангушевка 1612 елда нугайлыларга каршы сугышта батырлыклар күрсәткән өчен, аларга өстәмә җирләр биреп, “жалованная грамоталар” тапшырды. Шулай ук башка булган безнең яктагы  татарларныда мактадылар.

 

-------------

 

   

    Тик Рус хөкемәте соңгы елларда, бу яклардагы мордва халкына тәэсир ясап, аны башка урыннарга күчерде. Ә хезмәтчел татарларга тагын җирләр бирде, аларның санын арттыра торды.  Бу эшләр 1622 елга кадәр дәвам ителде. Бу үзгәрешләрдән соң, 1624 елда Рус хөкемәте тагын бер тапкыры Алатырь ягындагы татар, буртас һәм мордва халыкларын исәпкә алып, списоклар төзеде. Шуннан чыгып,мондагы халыклар нинди җирләр билиләр, аның бу як халыкларның ошанычлы икәнлеген туплар өчен, шулай ук санын белер өчен, нинди аларның керемнәре бар, ясак түләүләре, шуларны барсында беләсе килде.

    Безнең авылга бу сорашмалар буенча 1625 нче елларда килделәр. Бу вакытта безнекеләрнең шулай ук 30 хезмәтчел татар кешесе булып торды.Алар артында 1250 четь(650гектар) җир бар иде. Семакай Арапов үзен шул көнгә кадәр хезмәтчел татар  итеп санамый иде.Аның җире дә аерым иде. Башка хезмәтләрне  эшләгәндә ул да катнаша иде, сугышларда катнашудан баш тартты. Аның җир биләү кәгазе дә тулысынча юк иде.

    Авылыбызда бу вакытка, 18 яшеннән артык булган, берничә егет һәм кыз бар иде. Шулай ук  яшүсмер яшендәгеләр. Барысы да гаилә корганнар иде диярлек тә ярый. Килеп бу якларга  урнашканнарна 23 ел тула яза иде. Барда ир балаларын уктан ату, ат өстендә чабу, башка эшләрне урнына  җиткереп эшләү   өйрәтелгән иде. Балалар әти-әниләренә зур ярдәмче булып тордылар. Айтуган белән Акмай да бергә дус яшәп үстеләр. Бу вакытка Айтуган һәм Акмайның, шулай ук берничә башка егетнең нәни балалары бар иде. Айтуган малаена Ишей исеме, ә Акмай этисе Бекеш белән киңәшеп, малаена Кучкай мурза малае Алмакайны хөрмәтләп, Алмакай дигән исем куштылар. Башкалар да шул фикердән  чыгып балаларына исемнәр бирделәр. Бекбулатка, Бекешка, Исенгә 50-гә якын яшь тулып килә иде. Аларның урнына ерак сугышларга чыныккан, көчле уллары бара иделәр.

  Бекеш, балалар дөньяны тулысынча аңлап яшәсеннәр диеп, тормыштагы төрле вакыйгаләрне сөйли торды. Сугыш темалары балаларны  бигрәк кызксындыра иде.  Уку-язучы белүчеләр саны берничә генә иде.

     Бу вакыт, бу яклардагы татарлар үз ара бәйләнеше артканнан арта барды. Чөнки күп сугышларда бергә булдылар, тормыш көнендә  еш очрашырга туры килде. Сату-алу эшләре җәелеп китте. Авылларның олылары арасында киңәшүләр артканнан арта барды.

     Шул еллардан соң, берничә еллар аз гына  тынычлы сыман булып торды. Тик төп хезмәтләрен үти килделәр. Яңгырлы көз, салкын кышлы еллар күп булды. Аларны кичерер өчен бик күп эзерлекләр кирәк иде. Балалар да сырхаулап үлгәләделәр.

  Тик тынычлы көннәр озакка сузылмады. 1636 нчы елны нугайлылар тагын Алатырь якларына бәреп керделәр. Рус патшасы ул якларны көчле итеп сакларга тагын карар чыгарды. Ул гына җитмәгән, күп татарларны озатты яңадан рус шәһәрләре төзергә. Бу эшләр озак еллар барды. Ә шәһәрләр эшләп беткәч, татарларны Рус патшасы җибәрде анда бөтенләй саклаучы итеп хезмәткә.  Безнең авыл һәм якындагы тирә-яктагы  татар авылларына бу эшләр аз итеп кагылды.

 Шулай булсада, безнең яктагы татарларны тынычлыкта тотмадылар. Аларны 1639 елны Смоленск шәһәрен поляк гаскәрләреннән азат итү сугышында берничә айлар буе кулландылар. Алар ул сугышта тагында күп газаплар чиктеләр. Сугыш –ул сугыш инде. Анда үлем дә бар, ачлык, йокысыз төннәр, өшүләр, яралы булып әрнүләр, хәтта әсиргә төшү дә.

  Шундый сугышлар Рус хөкемәтенең башка чикләрендә бердә  туктамады. Безнең як  татарларның тормышлары бигрәк авырайды. Өйдәге хезмәт белән шөгелләнергә вакытлары аз кала иде , ә сугышларны алып барыр өчен, Рус хөкемәтенең байлыгы казнада  кимегәннән кими торды. Сугышта катнашкан татарларның проблемаларына  игътибар бирми тора иде.

  Шулайда, еллар салмак кына уза  торды. Безнең авылга нигез салган егетләребез картайдылар. Шул авыр елларның барышында, Бекеш 70 яшенә якынаеп килә иде. Көннәрнең бер көнендә ул авырады.Озак үтмәде, ул бөтенләй хәлсезләнде. Аның яныннан хатыны Фатима һәм малае Акмай китми торалар иде. Шулай ук башкалар да  аның хәлен белеп  тора иделәр.

   Бер тапкыры ул Акмайны яшеп алды да, янына утырты.Акмай әтекәенең чын күңелдән сөйләр сүзләре барлыгын сизеп, бар игътибары белән кереште тыңларга. Бекеш сөйләп китте:

-Акмай, улым! Син үзең күрәсен, мин хәлсезләндем. Минем күрәсен үләр вакытым җитә...... Безнең бу башларга нинди генә авырлыклар күрергә туры килмәде. Минем хәзердә күз алнымда ерактагы, бу җирләргә килеп урнашкан елларыбыз. Ул вакытларда без яшь идек. Без көчлеләр идек, бернидән дә курыкмый идек.Гомерләребез  бик тиз үтте. Һәр адәмнең гомере шулай тиз үтә инде. Мин, туганым Уразай кебек, үлемнән куркмыйм. Тик һәр адәм уйлый, аның бу тормышта эшләгән хезмәтләре онытылмасын,  юкка чыкмасын диеп. Син, мин үлә калгач, авылда, авылдашлар өчен олылары  булып каласың. Авылыбызның киләчәген дөрес итеп уйлаштыр. ....Син үзең күреп үстең, ничек без авылдашлар дус яшәдек. Бер-беребезне рәнҗетми, хөрмәт итеп. Башкалар эшләгән эшне, миндә шулай ук башкара идем. Бердә якта калмадым. Бердәмлек булса –авылыбыз сакланып калыр,халкыбыз үрчер......Кара син... күпме яшь-үсмерләр үсә. Күпме өйләр эшләнде...... Тик минем бер тынычсызлыгым бар,- диде дә Бекеш, аз гына уйланды, әйтергә, яисә әйтмәскә алдагы сүзләрне диеп, аннары тагын сөйләп китте,- тынычсызлыгым шул: дөрес итепме яшәр киләчәктәге буын. Мин  дөньяның авырлыкларын күргән кеше....... Беләм, бу тормышта бар эшләр  үзебез белән генә  бәйле түгел. Күпме без үзебезне саклар өчен сугышлар алып бардык, күпме Рус хөкемәтенә ярдәм иттек дошманнарын җиңәргә. Нинди авыр хезмәт иде ерак кырларда караучы булып эшләргә. .....Нинди  сырхаулар үткәрдек. Кайсыларыбызның балалары, әтекәйләре сугышта яисә ерак кырда булган вакытны үлгәләделәр. ....Хатыннарыбызга күпме авырлыклар тиде. Алар да хәзер күбесе саулыксыз. Берничәсе гомер буе тол хатын булып яшәде, намусына тап төшерми. Күпме кырларыбызга кан түгелде, тир тамды.... Кара кулларымны....нинди җыерчыклы алар. Бу куллар кылыч, ук кына тотмадылар. Мин аларны да кулланмаган булыр идем, тик үземне, гаиләмне, авылдашларымны кирәк иде сакларга. Шулай ук Рус патшасына биргән вәгъдәмне үтәргә. Ничә йөз чакрымнар ат өстендә туры килде чабарга, аш-су күрми, йокысыз, тынычсызлыкта......Тик шулайда, әниең Фатима, син, авылдашлар һәрвакыт уемда идегез. Мин беләм.... мин бер ялгызым гына шулай уйламыйм. Без барыбызда шундыйлар. Сездә шулай тормышны алып барыгыз.

Акмай, әтекәен бар игътибары белән, аны бүлдермичә тыңлады һәм аңа уңайлы булсын диеп, тынычландырыр өчен, йомшак тавыш белән:

-          Да, әтекәем! Синең бар сүзләреңне дә аңладым. Мин үз күзем белән сабый чактан бирле күрдем, синең һәм авылдашларның тормышларын. Безгә дә бертигез, дөреслекле булып яшәргә язсын. Булсын бердәмлек, -диде Акмай.

-          Да, әйтәсе килә шуны да басым ясап....Аерылмагыз динебездән. Күпме авырлыклар күрдек. Вакыты-вакыты белән Рус хөкемәте безне динебездән аерып, чукындырырга теләде....Юк, без бирешмәдек аларга. Ходай үз бәндәсен беркайчан ташламый, тик бәндә үзе Ходайны  ташламаса. Шул динебез генә безне  бердәмлектә тотты. Киресенчә булса, белмим нинди хәлдә без булыр идек.

-          Да, әтекәй. Мин синең белән риза. Син үзең күреп торасын, мин синең яныңда катемнар укый торам...... Менә бүген дә җомга көн, озак кала бармый җома намазы укырга....Тырыш, әтекәй, бирешмәскә.

-          -Әй, балам, мин инде шулай 70 ел бирешмим. ...йә, намазны тырышырбыз укырга бергәрәк, - диде Бекеш.

Аннары Бекеш Акмайга эндәшеп, сорады Айтуган белән Аминәне бирегә чакыруын. Алар да килеп керделәр. Бергәләп, барлык гаиләләре  белән озак сөйләшеп утырдылар. Шул ук вакытта, картлардан булган берничә иптәше кереп, Бекешның  хәлен белеп чыктылар.

Аннары Бекеш Айтуганга карап сөйләп китте:

-          Беләсен, Айтуган, мин ни әйтергә сиңа теләдем. Бүгенгесе синең дә гаиләң матур, Аллага шөкер. Әтиең генә иртә вафат булды. .....Син беләсен инде, мин бу якларда күп җирләрдә булдым. Күп кешеләр белән очраштым. Ходай миңа йомшак  күңелле булып торды......... Минем исемдә..... безнең 1612 елны нугайлылар белән бәрелеш. Синең әтекәең, Уразай үлгән минутта, бер яшь, таза  егет безнең яныбызга килеп, әтекәеңнең батырларча үлгәнен әйтеп бирде. Шунда  ул әйткән иде: балам яисә оныгым туса, Уразай исеме бирермен диеп....... Дөнья нинди зур булсада, ул тыгыз диеп әйтәләр. Дөрес, берничә  ел  вакыт үткәч, мин ул егетне тагын очраттым. Таныдым. Ул да мине таныды. Ул Суыксу ягыннан иде.  Аның, 1615 елда малае туган. Ул биргән  Ишей (Ишелей)  исеме. Ә Ишейнең үз баласы 1642 нче елны тугач, ул биргән малаена Уразай исеме, синең әтекәеңә багышлап. Моннан өч ел элек мин аларны тагын күрдем. Ул да, мин дә сөйләдек үз гаиләләребез турында...... Шуннан чыгып сезгә әйтәм, Акмай һәм Айтуган, табыгыз эзләп Ишейны һәм малае Уразайны (Ишелеевны). Тапшырыгыз соңгы сәйләмемне. Алар белән  дус торыгыз.

Егетләр сүз бирделәр, шулай эш итәрбез диеп.

Шуннан соң Бекеш, яткан урынында, бераз үзенә уңайлы торыш алды да, сөйләп җибәрде:

-          Рөхсәт итегез, сезгә сөйләп калдырыйм үземнең өч төшемне..... Беренчесе аларның моннан 15 ел элек миңа ингән иде. Эчтәлеге шул иде:  “ Әйтерсен, мин кичен соңга калып,  каяндыр киләм. Каберләр яныннан узганда, әйләнеп карадым артка табан. Ни күзем белән күрим: күк йөзендә, ярты күк кадәрле, ат өстендә утырган таза һәм  зур кылычлы бер хәрби кеше. Акылым китте аны күргәч. Тик куркынмадым. Киресенчә, аңыштым: ул минем сакчым диеп”.

Акмай түзмичә, сорап куйды:

-          Әтекәй! Ничек син бу төшне юрадың?

-          Ни әйтергә инде... Мин уйладым шулай: нинди генә газаплар без күрсәктә, безнең хезмәтчел татарлар җиңеп чыгарга тиешлеген. ....Шулай булсын иде. Бу төш  минем  тормышымда бик зур  ошаныч бирде...... Ә икенчесе төшемнең эчтәлеге шул. Китерегез сез күз алдыгызга шундый урынны.....”.Әйтерсең, без 70-80 кеше басып торабыз бер сафка. Барыбызныңда өсләребездә, мөселманнар өстенә ябынган шикелле ак материядан  киемнәр ябылган, башларыбызда да ак япкычлар. Күк йөзендә бер генә дә болыт юк. Киресенчә, күк йөзе ис-акыл китәрди матур. Җиңел саф һава. Безнең урныбыз, әйтерсен комлы сахрага ошаган. Кем, кем белән дә сөйләшми...... Безнең яныбызда  берничә ,безнең кебек киемнәрдән, күркәмле, 7-8  кеше бер  киңәш алып баралар.Йөзләрен мин күрмәдем, кирәк иде тыныч басып торырга..... Шуннан соң, аларның араларыннан берсе минем каршыма килеп, минем күкрәгемә  янып тора торган бер  йолдыз такты. Мин аны шат килеш алдым”, -диде дә Бекеш, әйтерсен ул киләчәк дөньяда кая булганын белгән булып, - йә, Раббым, ярлыха киләчәк дөньяң белән. Амин,-диде.

Акмай белән Айтуган ни әйтергә белмичә, бераз аптырап калдылар. Сорарга, я сорамаска бу төшнең эчтәлеге турында дигән булып. Аларга болайда инде аңышылды төшнең эчтәлеге.

Аннан Бекеш тагын, өченче тәшен дә сөйләргә кереште:

- Өченчесе моннан озак түгел иңде. Никтер,безнең өй башында ике манара куелган: берсе зур, берсе кечерәк. Аларның түбәләрендә айлар куелган...... Бу да яхшы хәбәр диеп уйлыйм,- диде Бекеш.

Айтуган чыдамыйча, сорарга мәҗбүр булды:

- Бекеш абыскай! Ничек аңларга бу төшегезне.?

- Мин уйлыйм......бу авыр вакытлар бер заман узар. Безнең Ислам дине тора бара күәт алыр...... Ходай бирсен.Амин. .....Бәлкем безнең гаиләбездән күренекле дини кешеләр чыгар киләчәктә.... Ходай язсын. Шул минем фикерләрем,- диде Бекеш, аннары Акмайга карап, сорады  өстәл эчендәге тартмадан алып бирергә аңа  барча кәгазьләрне.Бекеш шуларның арасыннан кул белән язган Корьән язмаларын алды да, сузды Акмай белән Айтуганга.

- Менә сезгә, икегезгәдә, яхшы итеп өйрәнегез,- диде, язмаларны аларга тапшырып, - ә хәзер намаз вакыты җитеп килә, хәзерләник аңа,- диде Бекеш.

Шул сүзләрне  әйтеп бетерүе булды, хәле тагын уңайсыз булды, бәхилләште дә, җан бирде.

Аны да Уразайны кебек хөрмәтләп күмделәр. Күп елаулар булды.

   Кайгы килсә, ялгыз килми, килә бер бер артлы. Озак айлар үтмәде, шул яшькә җитеп Бекбулат Шоба, Исен Богдав, Семакай Арапов дөньяны ташладылар. Барысы да тиешле килеш күмелделәр.

--------------------------------------

   Киләчәк  еллар авыр булып уздылар, чөнки шундый танулы авылдашлары вафат булдылар. Шул ук вакыт төрле сугышлар бара иде. Шул ук тагын нугайлылардан куркып,  безнең яктагы татарларның күп өлеше җибәрелде аларга каршы ерак кырга. Бер тыныч көн булмады. Авырлык өстенә арттырып, безнең авылдан һәм башка якын авыллардан  1655 елларда Украина җиренә ярдәм итеп, польша гаскәрләренә каршы сугышка чакырдылар. Бу сугыш та җиңелләрдән түгел иде. Әгәр элек, бер авылдан  берничә генә кеше алсалар сугышка, хәзер инде күп өлеше тиеш иде катнашырга. Ул гына да түгел, берничә ел буе сугыш кырында хәрби хезмәттә булырга кирәк иде гаиләләрдән аерылып. Бу сугышлар 1667 елга кадәр бардылар. Авылдашларның бөтенләй хәлләре калмады.  Шулай булсада, авылдашларның җитәкчеләре Акмай Бекешев, әтекәе әйткән сүзләрне онытмыйча, барлык авырлыкларга каршы, авылдашларын алга тартты, тормышларын җиңеләйтергә теләде.

   Шул авыр елларның барышында, авылыбызда бер шатлыклы хәбәр булды. Алмакайның улы туды. Алмакай да , әтекәе биргән Корьән язмаларны шактый гына өйрәнгәч, безнең  Ислам динендә булган пәйгамбәребезнең исемен баласыны кушты. Исеме Сулейман иде.

 

Тирә яктагы Идел, Урал һәм Дон елгалары ягындагы крестьяннарның, хезмәтчел татарларның да шундый авыр хәлдә иде  көнкүрешләре. Алар түзмичә, берничә айлар буе эчендә, бер-берсенә кушылышып, Рус хөкемәтенең политикасына каршы зур гаскәр җыйдылар. Ул гаскәр  белән атаман Степан Разин җитәкчелек итте. Зур күләмдә булган, аның гаскәренең  бер өлеше безнең якларга кадәр, Суыксу, Рбишчага  килеп җиткән. Дөрес, турыдан туры бу сугышлар безнең як татарларын чорнап алмады. Ахыры безнең як татарлар өчен  бик авыр булырга мөмкин иде. Чөнки Рус гаскәрләре восстание күтәргән кешеләрне бик нык җәзага тарттылыр. Нибары шул бәрелешләрдә йөз мең кеше вафат булды. Шулай да, турыдан туры безгә кагылмасада, хезмәтчел татарларга басым ясый башладылар.

Шуннан соң тотынды бик күп итеп, татарларны чукындыру эшләре. Шуның өчен күп чиркәүләр эшләнелде. Бу тагын бер зур сынау иде безнең як татарларына.

------------

   Бу вакытка, безнең яктагы авылларда, хезмәтчел татарларның инде оныклары үсеп җиттеләр. Алар  сугыш һәм тормыш авырлыкларын күреп, яшьтән үк чыныгып үстеләр. Аларның саны күбәйде. Уразовка якларында булган авыллардан, берничә хезмәтчел булган татарларның уллары,  үзләренә җир алмакчы булып, бер төркем җыелышып, Рус патшасына җир сорап мөрәҗагать ителделәр. Шул яшь егетләрнең иң олылары, 1645 нче елларда туган, югарыда телгә алынган Уразай Ишелеев иде. Аның исемен,  безнең Уразай Розбахтеев  хөрмәтенә биргәннәр иде. Алар  электә бер- берсен белешә иделәр. Бекеш, малае Акмайга һәм  туганы улы Айтуганга сөйләп калдырган иде. Шул төркем татарларга Рус патшасы ризалык бирде җирләр биләргә Медәнә елгасы янында. Авыллары да соңга таба Яңа Мәдәнә исеме бирелде.

1670 нче еллар. Хезмәтчел татарларның күбесе, шулай ук безнең яктагылар, түземсезлеккә килеп, керештеләр Рус хөкемәтенең политикасын хупламаска.Күтәрелеп,чыгышлар ясадылар. Рус патшасы  моны күреп, татарларның җирләрен кире алырга тотынды. Аларны чукындырырга. Чукынганнарга,  өстәмә җирләр итеп,  буйсынмаганнарның җирләрен алып бирде. Безнең яктагы Курмыш,  бигрәк Моклоково  авылы кешеләре газаплар күрде. Аларның күпләрен чукындырдылар.  Мурзаларның хокукларын төшерделәр.Чукынырга теләмәгәннәре, туган җирләрен ташлап  киттеләр башка якларга. Ә аларның урнына, Рус патшасы указ биреп, рус алпавытларын, крестьяннарын  урнаштырды. Бу эшләр озак еллар барды.

  Шул авыр еллар барышында, авыл җитәкчебез Акмай Бекешев, 60 өстендә яше булып, фават булды. Ул үзенең малае Алмакайга барлык киңәшләрен ачык итеп сөйләп калдырды. Акмайныңда шул яшьтәге иптәшләре үлә тордылар. Шулай ук кыска вакыт үткәч, Айтуган Уразаевта үлде. Аларның җирләре закон буенча күчә барды ир балаларга. Гаиләдә берничә малай булса, җирләрне бүлмичә, шулай ук бергә эшкәртәләр иде. Гаиләдәге эшләр барча гаилә кешеләре белән  эшләнә торды. Вафат булган татарларның ир баласы булмаса, ул җирне уртаклашалар иделәр.

1686ел. Бу вакытларда, безнең авылда уездан  комиссия булып үтте. Комиссия күпме  татарлар бар исәбен, аларның җир күләмен, кемнәр артында кулланыла икәнлеген документка кертте. Шул авылдашларның арасыннан 23 гаилә Уразай Розбахтеев иптәшләренең оныклары һәм уллары иде. Шуларның 17 – бабалары җирләренә, 2- әтекәйләре җирләренә, калганнары-  улсыз, вафат булган авылдашларының  җирләренә урнашкан иделәр.  Бу заманда хезмәтчел татарларның хәрәкәте(функция) кимегән иде.  Рус патшасы тотынды регуляр армия,полклар җыярга. Тик шул елны гына, Семакай Араповның нугы –Утяш Мамешов безнең хезмәтчел татарлар сафына керде.

 Шул елларда, тагын бер зур  шатлык булды Розбахтеевлар нәселендә, Сулейман Алмакаевның баласы туды. Аңа Сулейман, үзе дини укымышлы кеше булганлыктан, олы пейгамбәребез  Мухаммәт Мостафа хөрмәтенә, Мостафа   исемен бирде.

 

Шулай итеп, Бекеш Розбахтеев әйтеп калдырган сүзләр тормышка аша бара иде. Кешеләребез сакланды, динебез көчәя торды.

 

 

 

 

 

Нажмите  Опрос по Очерку

 

Нажмите  Гостевая по Очерку

 

 

 

Дәвамы Hhh6006.narod.ru

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Hosted by uCoz